Бүген, 30 апрельдә, «Җиңү паровозы» ретро-составы Чаллы тимер юл вокзалына килде. Фото һәм видео автоградның Telegram каналында урнаштырылган.
Ретро-состав рельслардагы музейның бер төре булып тора. Вокзал перронына килгән шәһәр халкы хәрби техниканы, сугыш коралларын, атрибутиканы күрә алды. Чаллы халкы өчен бәйрәм концерты оештырылды, кыр кухнясы эшләде. Чарада барлыгы 3 меңнән артык кеше катнашты.
Өч сәгатьлек тукталыш вакытында чара кунаклары «Лебедянка» паровозы, Бөек Ватан...