Быел Казанда җылыту сезоны 20 апрельдә төгәлләнә. ТР башкаласы мэриясенең телеграм-каналында шул хакта хәбәр ителә.
«Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, бүген көндез Казанда һава температурасы +18 градуска кадәр күтәрелде. 23 апрельгә кадәр республикада аномаль эссе һава торышы көтелә, уртача тәүлеклек температура нормадан 9-15 градуска югарырак булачак», - диелә хәбәрдә.
Мэриядә әйтүләренчә, бу сезонда җылыту сезоны 198 көн дәвам итте.