Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү максатларында «Халык контроле» сервисында яңа төр мөрәҗәгатьләр барлыкка килде. Хәзер махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары гуманитар ярдәм, махсус хәрби операция зонасындагыларга ярдәм итү чаралары һәм башка юнәлешләр турында сораулар бирергә мөмкин. Бу хакта бүген «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасының баш модераторы Сәрия Сабурская сөйләде.