Татар җәмәгатьчелеге Габдулла Тукайны искә алу көнендә шагыйрьнең каберенә чәчәкләр салганда Тукайны өйрәнүче үзәк кирәклеге мәсьәләсен күтәрде.
«Тукай исемен мәңгеләштерү җәһәтеннән эшлисе эшләребез бихасап. Мин моннан 13 ел элек зур мәкалә язып Тукайны өйрәнү үзәге булырга тиеш дип мәсьәлә күтәргән идем. Бу тәкъдим, ни кызганыч, әлегә кадәр тормышка ашырылмады», - дип чыгыш ясады Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай каберенә чәчәкләр салу мәрасимендә...