Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров сәнгать дөньясында бөтен нәрсәне акчага корырга ярамый дип санавын белдерде. Ул бу хакта «Татар-информ»да «Тәртип» радиосының 10 еллыгына багышланган матбугат конференциясендә сөйләде.
«Бөтен нәрсәне акчага корырга ярамый. Заманында бушка да эшләдек, беркайчан да хәзерге яшьләр кебек беренче итеп акча сорамадык. Шуңа күрә безне халык ярата, хөрмәт итә. Һәр эшнең асылы яхшы, нәтиҗәсе матур булсын өчен үз эшеңне яратырга һәм фанат булырга кирәк. Акча түләп кенә...