Бүген Казанның «Бала-Сити» халыкара мультилингваль мәктәбендә татар телендә белем бирүче тәрбиячеләр һәм укытучылар ѳчен «Туган тел фестивале — 2024» узды.
ТР Дәүләт Советы депутаты, «Бала Сити» полилингваль мәктәпләр һәм балалар бакчалары челтәре директоры Альбина Насыйрова фестивальнең дүртенче тапкыр үткәрелүен искәртте. «Безнең фестивальнең төп максаты сәләтле тәрбиячеләрне, укытучыларны берләштерү. Аларның елга бер тапкыр килеп, үз фикерләрен җиткерүе һәм күрешүе – үзе бер бәхет....