Бүген Казанда VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 52нче утырышы ачыла. Сессиянең көн тәртибенә Дәүләт Думасына республикадан сайланган депутатларның эшчәнлеге турындагы мәсьәлә беренче тапкыр кертелде. Мәгълүматны Дәүләт Думасында Татарстаннан депутатларның координаторы Айрат Фәррахов тәкъдим итәчәк.
«Депутатларның республика парламентарийларына һәм җәмәгатьчелегенә безнең төбәкне ничек тәкъдим итүләре, закон чыгару инициативалары, гражданнарны кабул итүне оештыру белән бәйле мәсьәләләрне...