Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры Булат Гатауллин «Татар-информ»да матбугат очрашуында «Рөстәм маҗаралары» спектакле турында сөйләде.
«Минем өчен ул иң авыр спектакльләрнең берсе булгандыр. Бу рольне бик теләп, рәхәтләнеп кабул иттем. Шуны әйтергә кирәк, режиссер Тимур Кулов белән эшләве бик кызык булды. Ул кызыклы режиссер. Театр, дөньяга карата аның үз алымнары, үз фикере, күзаллавы бар. Спектакльдә заманга яраклашу дигән әйбер юк. Сәхнәдә бары тик ике артист, ике пар күз һәм тамашачы.