Бүген, 28 мартта, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә кар һәм җепшек кар фаразлана. Төнлә җилнең тизлеге урыны белән секундына – 17-22 метрга, көндез 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Аерым районнарда буран булырга мөмкин.
Төнлә термометр баганалары -1 дән -6 градуска кадәр күрсәтәчәк. Көндез һава температурасы -1дән -6 градуска кадәр тәшкил итәчәк.
Юлларда көчле бозлавык, кар боткасы саклана.