Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эш визиты барышында берничә зур җитештерүче компаниядә булган. Бу хакта Рәиснең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Termez National Carpets келәмнәр җитештерү белән шөгыльләнә. Елына 2,2 миллион метрга кадәр продукция җитештерелә. Компания келәмнәрне күрше илләргә дә экспортлый: Кыргызстан, Казахстан һәм Әзербайҗанга.
Визитның чираттагы пункты «Лето» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте булды. Аның 30 гектар теплицасы, 200 гектар ачык туфрагы...