Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Әмирхан Еникинең (1909-2000) тууына 115 ел тулуга багышланган «Әмирхан Еники һәм татар әдәбияты яңарышы» дип аталган түгәрәк өстәл утырышы булды. Филология фәннәре докторы, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Олег Хисамов язучы иҗаты турында сөйләде.
«Мәгълүм булганча, Әмирхан Еники иҗатында теге яисә бу идеологиягә йөз тотмый, бәлки, үзе язганча...