Татарстанның Алексеевск районында Самат Гатин крестьян-фермерлык хуҗалыгы территориясендә көнбагыш мае җитештерү заводы төзелде.
Заводта эш тулысынча диярлек автоматлаштырылган. Орлыкларны мөмкин кадәр күбрәк май алу өчен җылыталар. Аннары аларны пресс белән сыгалар. Калган өлештән түп чыга, ул шулай ук мөгезле эретерлекләр өчен азык өстәмәсе буларак кулланылачак.
Заводның җитештерүчәнлеге тәүлегенә 60 тоннага кадәр май һәм шул кадәр үк түп, шулай ук 30 тонна кабык тәшкил итә,...