«Интертат» сайтының «Вконтакте» төркемендә туры эфирда уза торган «Әйтер сүз» рубрикасында «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррир урынбасары, Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Илнар Хөснуллин татар журналистлары бер-берсенең язмаларын укыса, татар матбугатының көче зуррак булыр иде дигән фикердә.
«Татар матбугаты дип әйтәбез икән, 300-400 кешедер инде ул. Нәрсә җитми, дигәндә, әллә нинди киңәш әйтә алмыйм. Әмма без бер-беребезне күбрәк яратсак...