Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Тукай премиясе иясе, әдәби тәнкыйтьче Тәлгать Галиуллин филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Хатыйп Миңнегуловны хәзерге заманның Гаяз Исхакые дип тануын әйтте.
«Хатыйпның Гаяз Исхакый турындагы бер фикерен күргәч, аңладым: ул безнең заманның Исхакые икән. «Гаяз Исхакый гомерендә бик күп кеше эшли торган эшне берүзе башкарган. Таланты, дәрте булмаса, ул кадәр эшне башкарып чыга алмас иде», - дигән иде ул», - ди галим 11нче татар гимназиясендә...