Лениногорскида Бөек Җиңү алдыннан ветераннар төркеме автойөреш акциясенә кушылып, яшь буын белән очраша. Быелгы автойөрешкә махсус хәрби операция хәрбиләре дә кушылды. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.
Ветераннарның бизәлгән машиналарга утырып, шәһәр урамнары буйлап йөрүләре матур күренеш. Быел Җиңү көненә махсус бизәлгән 9 машина иде.
Шуларның берсе яшел төстәге «ВАЗ» башкалардан аерылып торды. Аны оста куллы Юрий Илюхин үзе оештырган. Бар да сугышчан: яшел төстәге машинасы да, хәрби киеме дә.