Аксубай районы Иске Ильдеряк авылында мәктәпнең чыгарылыш укучысы, махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Андрей Прохоров истәлегенә җиңел атлетика буенча ярышлар узды. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында Зинаида Леонтьева яза.
Хәрби истәлегенә багышланган чара авыл музеенда башланды. Музей җитәкчесе Лидия Горбунова махсус хәрби операция зонасында катнашучы якташларга багышланган «Вакыт безне сайлады» дигән стенд әзерләгән. Бүгенге көндә Иске Ильдеряк авыл җирлегеннән 18 ир-егет махсус хәрби операциядә катнаша.