Бүген Казанда «Ак Барс Арена» стадионының медиафасадында «Үлемсез полк» акциясенә кушылу максатыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарының портретларын күрсәтәләр.
Сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәренең фотосурәтләре бүген 8:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр чыгып торачак. Бу вакыт эчендә портретларның һәрберсе иртән, көндез һәм кич өч тапкыр күрсәтеләчәк.
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәренең портретларын бөтен Россия буенча телеканалларда, медиафасадларда...