Тәтештә туып-үскән Фиргать Җиһаншин спорт мәктәбендә шөгыльләнүче җиңел атлетчыларга бертөрле спорт киемнәре сатып алырга ярдәм иткән.
Тренер Рәшит Габдрахманов шәкертләре яңа киемнәреннән канәгать. Аның әйтүенчә, Фиргать Җиһаншиннан алар берничә тапкыр бүләк алган.
«Фиргать – мәрхәмәтле кеше. Ул безгә әле тагын йөгерү өчен махсус аяк киеме, йөгерү киеме, җиңел атлетика өчен кирәк-яраклар алырга да ярдәм итте. Яңа елга балаларга бәйрәм өстәле оештырды. Шушы араларда без Казанга ярышка бардык...