Әлмәт драма театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан тантаналы кабул итү булды. Чарада махсус операциядә катнашучыларны хөрмәтләделәр.
Махсус биремнәрне үтәгәндә, күрсәткән батырлыклары өчен РФ Президенты Владимир Путин Указы белән Сега һәм Слон «позывной»лы хәрбиләр югары дәүләт бүләкләре – «Батырлык өчен» һәм Жуков медальләре белән бүләкләнә.
«Без хәрбиләргә аларның рух көче, җиңүгә омтылышы һәм батырлыклары өчен рәхмәтле. Мондый хәрбиләр белән җиңү һичшиксез бездә булыр дип ышанам»...