Бүген Балтачка эшлекле сәфәр белән Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков килде. Министр район территориясендә урнашкан балаларның «Романтик» җәйге ял лагерындагы төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.
Бүгенге көндә «Романтик» ял лагерының төзекләндерү эшләре алып барыла, йокы корпуслары үзгәртелә. Шулай ук ял итү урыннары яңартыла.
Шушы мәсьәләләр буенча район башлыгы Рамил Нотфуллин, башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хәйретдинов...