Новокузнецк шәһәренең «Чулпан» мәчете каршындагы татар теле программасы буенча якшәмбе мәктәбе укучылары «Дини туган якны өйрәнү» укыту программасы нигезендә «Беренче Тукай укуларын» үткәрде. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара 8 еллык иҗат дәверендә 9 поэма, 400дән артык шигырь, 350 әкият, күпсанлы очерклар һәм истәлекләр язган бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуга багышланды.
«Чулпан» мәчете...