Филология фәннәре докторы, институтның өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Надыршина әйтүенчә, халык язучысы Гариф Ахуновның «Идел кызы» дилогиясе тарихка йөз белән борылуы, милли характерларга мөрәҗәгать итүе, әле җәмгыятьтә дингә мөнәсәбәт тамырдан үзгәрергә өлгермәгән дәвердә дини кыйммәтләрне калкытуы белән игътибарга лаек.
«1960–1980 еллар татар әдәбиятында башланган үзгәрешләрнең иң әһәмиятлеләреннән берсе – сүз сәнгатенең милли асылына кайтуы – реализм кысаларында иҗат ителгән әсәрләрдә милли геройлар...