Финляндиянең Хельсинки шәһәрендә совет хәрби хезмәткәрләре истәлегенә куелган һәйкәлне мәсхәрәләгәннәр. Социаль челтәрләрдә чыккан видеога караганда, билгесез кешеләр һәйкәлгә кызыл буяу агызганнар. Билгеләп үтелгәнчә, бу хәл Малми-Кивиккодагы зиратта булган. Бу турыда РИА «Новости» яза.
Россиянең Финляндиядәге илчелегенә һәйкәлне мәсхәрәләү турында 9 май иртәсендә билгеле була. Вакыйга урынына полиция чакырталар. Хәзерге вакытта хокук саклау органнары китерелгән зыянны теркәгән һәм тикшерү эшләре алып бара...