21 майда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еникинең тууына 115 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе була. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кичәдә Г. Камал исемендәге академия театры, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры, Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры артистлары һәм күренекле җырчылар: Зәйнәп Фәрхетдинова...