Татарстан журналистларының Киров өлкәсенә булган эшлекле сәфәре барышында Малмыж районының Иске Йөрек авылының социаль әһәмиятле объектлары эшчәнлеге белән танышу булды. Авылда ике борынгы мәчет эшли. Аларның берсе 1891 елда, икенчесе 1919 елда салына башлап, 1923 елны төзелеп бетә.
Иске Йөрекнең 1923 елда салынган таш мәчете
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
«Совет власте Киров өлкәсендә урнашкан чорда да мәчетләребез манаралары киселмәгән. Безнең җирлекләргә манараларны кисәргә килгән булганнар...