Яшел Үзәнгә Җиңү парадына Россия Финанс министры урынбасары Алексей Лавров килде. Ул Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм республика Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов белән Мәңгелек утка чәчәкләр куйды.
«Яшел Үзәннән сугышка 34 мең кеше киткән. Шуларның 13 меңе кире әйләнеп кайтмаган. 15 якташыбыз Советлар Союзы Герое исеменә ирешкән, икесе «Дан» орденының тулы кавалеры булган. Бүген Яшел Үзән районында 16 Бөек Ватан сугышы ветераны, 349 тыл хезмәтчәне яши.