Менделеевск районында Җиңү көнен бәйрәм итүне махсус операциядә һәлак булган катнашучылар истәлегенә аллеяларда мемориаль объектлар ачудан башладылар. Биредә һәлак булган геройларның символы буларак «Күгәрченнәр» арт-объектлары урнаштырылды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
«Күккә юнәлгән кошлар – безнең йөрәкләрдә мәңге яшәячәк солдатлар. Проектны район советы депутаты Максим Семенов гамәлгә ашырды, ә объектларны «НИКО» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте әзерләде. Истәлек саклау эшенә керткән өлешегез өчен рәхмәт»...