Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Михаил Мишустинны Россия Хөкүмәте Рәисе вазифасына раслануы белән котлады.
«Котлыйбыз, Михаил Владимирович! Бу Владимир Владимировичның Путинның югары дәрәҗәдә ышаныч белдерүе. Сезнең алдыгызга куелган барлык бурычлар да үтәләчәк дип ышанам!» – дип язган республика җитәкчесе телеграм-каналында.
Бүген Дәүләт Думасында Мишустинның Премьер вазифасына кандидатурасы каралды. Аның өчен 375 депутат тавыш бирде, 57 кеше тыелып калган, «каршы» дип тавыш бирүчеләр юк.