Агымдагы атнада Татарстанда тотрыксыз һава торышы сакланачак, республикага чираттагы салкыннар дулкыны килә. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан аңлашыла.
Сишәмбе – 7 майга каршы төндә антициклон тәэсире аркасында урыны белән яңгыр һәм юеш кар кебек кечкенә явым-төшемнәр булачак. Термометр баганалары 0..+2 градуска кадәр төшәчәк. Кайбер урыннарда туфрак һәм һавада 0..-2 градуска кадәр туңдыруы мөмкин. Көндез төбәктә һава торышын чираттагы көнбатыш циклоны билгели башлый. Яңгырлар көтелә.