Мартта Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю дәрәҗәсе узган елның шул ук ае белән чагыштырганда 2 процентка кимегән. Күрсәткеч 98,6 процентны тәшкил итте, дип сөйләде ТР Төзелеш министрлыгының беренче урынбасары Алексей Фролов.
Рәиснең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ТР Хөкүмәте йортында киңәшмәне республика Премьер-министры Алексей Песошин үткәргән. Анда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашкан.
2024 елның беренче өч аенда халыктан түләүләр җыю дәрәҗәсе 96,7 процентка җиткән.