Теләче районында эшләүче Дәүләт техник күзәтчелек органы һәм «Теләче-информ» мәгълүмат үзәге шәхси затларның техникасын тикшерүгә әзерлеге буенча бәйге игълан итте. Ахырдан җиңүчеләр «Иң яхшы техник карауга әзерләү» номинациясе буенча бүләкләнәчәк. Бу хакта «Теләче-информ» хәбәр итә.
Агымдагы елда әлеге эш 24 апрельдә Олы Мәтәскә җирлегендә башланып китте. Тикшерү барышында техникаларның теркәү документлары, техникаларнын төзеклеге һәм куллану вакытында иминлек таләпләренә җавап бирү мөмкинлекләре каралды.