Татарстан шефлыгындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гомуми авырлыгы 100 тонна булган гуманитар йөк төялгән җиде фура килгән. Гуманитар ярдәм 30 апрельдә «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге эгидасы астында җибәрелгән. Бу хакта партиянең төбәк бүлекчәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский оештырган «Нәфис» хәйрия фонды һәрберсенә 19 тонна көнкүреш химиясе төялгән өч фура җибәргән.
Зәй районы 1000 һәм 200 литр сыйдырышлы су саклау савытлары...