Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү чорында ветераннарга һәм аларны озатып йөрүчеләргә Татарстан территориясендә шәһәр янында йөри торган су транспортында бушлай йөрү хокукы биреләчәк.
Искәртик, Татарстанда Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм катнашучыларга навигация чорында шәһәр яны су транспортында йөрү бәясеннән 50 процент ташлама бирелә. Узган ел мондый хокуктан 7 сугыш ветераны һәм инвалиды файдаланды.
Моннан тыш, сугышта катнашучылар һәм инвалидлар, шулай...