Татарстан 2023 ел йомгаклары буенча икътисади яктан көчле төбәкләр рейтингында 18нче урынны алды. Әлеге топ Федераль дәүләт статистикасы хезмәте, Финанс министрлыгы, Федераль салым инспекциясе һәм Федераль казначылык мәгълүматлары нигезендә төзелгән. РФ субъектларында 9 күрсәткеч бәяләнгән, шул исәптән уртача хезмәт хакы күләме, яшәү минимумы, салымнар түләү һәм сәнәгать җитештерүе күрсәткече, дип яза «Известия».
Исемлектә беренче урынны Мәскәү алды. Топ-10га шулай ук Ханты-Манси автономия округы...