Бүген «Россия йөрәге» Бөтенроссия гаилә учагы актанышлыларга тапшырылды. Учакны Актаныш районы Киров совхозында яшәүче Венера һәм Алмас Сабитовлар гаиләсе кабул итеп алды. Бу хакта «Мөслим-информ» сайтында Фәридә Гайнетдинова яза.
Чарада Мөслим һәм Актаныш районнары җитәкчелеге, районның матур һәм үрнәк гаиләләре, җәмгәгатьчелек катнашты. Мөслим авылыннан Рәмзия һәм Васил Гыйләҗевлар, Яңа Усы авылыннан Ирина һәм Альберт Тимашевлар гаиләләре үзләренең 45 һәм 35 еллык гаилә юбилейларын билгеләп үтәләр.