Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итү максатыннан Чүпрәле районда алып барыла торган эшчәнлекнең бер генә минутка да тукталганы да юк. Уби авыл җирлегендә яшәүче хатын-кыз һәм ир-егетләр дә, мәсәлән, илебез иминлеге өчен изге көрәштәге егетләр өчен маскировкалау челтәрләре үрә. Бу хакта «Туган як» сайтында Гөлия Фәизова хәбәр итә.
«Безнең авыл халкы бик актив. Мәдәният йортында узучы чараларга да бик теләп йөри. Бер ай элек җыелыш уздырган идек. Барыбызның да махсус хәрби операциягә ярдәм итәргә кирәк дигән теләге дә...