«Ильдан» бию ансамбле Мәскәүдә концерт программасын тәкъдим итте - беренче тапкыр концертны коллективка нигез салучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәдиф Яваевтан башка куйдылар. Бу хакта республиканың Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Телеграм-каналында хәбәр ителә.
«[Рәдиф Яваев] агымдагы елның февралендә вафат булды, бу ансамбль өчен дә, тулаем татар дөньясы өчен дә зур югалту булды», диелә хәбәрдә.
Кунакларны Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин сәламләде.