Бөтендөнья татар конгрессы бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан «Мин Тукайны укыйм» шигъри флешмобта катнашырга чакыра. Бу хакта конгресс сайтында язылган.
Катнашу өчен агымдагы елның 26 апрель көнне #МинТукайныУкыйм #БөтендөньяТатарКонгрессы #ҮзегезнеңТөбәк (татарча) хештеглары белән Габдулла Тукай шигырен яисә шигырьдән өзекне укыган видео урнаштырырга кирәк. Флешмоб көн дәвамында барачак. Флешмобка теләгән һәркем кушыла ала.
Видеоязмалар шулай ук Бөтендөнья татар...