Әтнә театры тарихта беренче тапкыр «И Казан арты!» дип аталган театраль турга старт бирә. Турның беренче көне 26 апрельгә тәгаенләнгән һәм аның билетлары ажиотаж белән сатылып беткән.
«Турның идеясе мәдәният министры Ирада Әюповадан. Бу идеяне театрда күтәреп алдык, чөнки бу хыял безнең дә күңелләрдә яши иде. Казан артын телебезнең, мәдәниятебезнең, сәнгатебезнең, мәгърифәтебезнең бишеге дип саныйбыз. Казан артының кызыклы урыннары, кызыклы шәхесләре әле ачылып бетмәгән», – диде Әтнә театрының директор урынбасары...