Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Бохара сәнәгатьне үстерү комплексы» махсус сәнәгать паркы мәйданчыкларында булды, биредә аңа мәйданы 1 мең гектар тәшкил иткән объект территориясен үстерү буенча генераль планны тәкъдим иттеләр.
«Узган елның октябрендә Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёевның Татарстанга сәфәре вакытында аңа махсус икътисади зоналарның эше буенча республика тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр. Проектлар зур кызыксыну уятты. Нәтиҗәдә, хезмәттәшлек турында Меморандум имзаланды, аның...