Чүпрәледә «Россиядә эш. Мөмкинлекләр заманы» дигән чара узды. Чара эш эзләүче, эшчәнлек өлкәсен үзгәртү турында уйланучы яки һөнәр сайлаучылар өчен бик файдалы булды. Бу хакта «Туган як» сайтында Ранилә Алиуллова яза.
Эш эзләүчеләр эшкә урнашу шартларын өйрәнде, һөнәри компетенцияне ничек үстерү, яңадан укулар узу, шулай ук, эшкә урнашканда яки башка төбәккә күченгәндә дәүләт тарафыннан бирелә торган ярдәм турында белеште.
Ульяна Годунова эш эзләп килүчеләргә маникюр, чәч кисү...