Зәй районы Аксар мәдәният йортында хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм йөзеннән хәйрия концерты узды. Аны шушы авылда туып-үскән, авыл җанлы егет Рушат Зиннәтов оештырды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Аксар авылы мәдәният йорты режиссеры Гүзәлия Миңнуллина яза.
Махсус хәрби операциядә катнашучы һәр егетнең әти-әнисе концертка чакырылды. Рушат аларның һәркайсына игътибар биреп, чәчәк бәйләмнәре белән күчтәнәчләр тапшырды. Ә егетләргә Фирдүс Тямаевның «Егет без» җыры астында әзерләнгән видео-роликны бөтен халык басып...