Яшел Үзән районының Бело-Безводное авылында махсус операция катнашучысы Дмитрий Софронов укыган мәктәп диварына мемориаль такта урнаштыруга багышланган тантаналы митинг узды. Софронов 2022 елның 6 мартында хәрби бирем вакытында һәлак булган. Көрәштә күрсәткән батырлыгы өчен ул үлгәннән соң Батырлык орденына тәкъдим ителгән.
Махсус хәрби операциягә киткәндә полковник Дмитрий Софроновка 45 яшь була. Моңа кадәр ул Дагыстанда, Чечняда һәм Сириядә хәрби бурычын үтәгән. Махсус операциядә диңгез...