Түбән Камада яшәүче Рәхилә Корбангалиева һәр кичен тегүгә багышлый. Ул хәрби хезмәттәгеләр өчен мендәрләр ясый. Кечкенә эшләнмәләргә фронтта ихтыяҗ зур, чөнки мондый мендәрләр күп урын алмый, аларны күчереп йөртү уңайлы, ә окопта яки блиндажда ял итәргә кирәк булса, ярдәм итә. Бу турыда «Татар-информ» яза.
«Бу мендәрләр өчен поролон кисәкләре кирәк. Без җиһаз материалларыннан калдыкларны алабыз, мин шуны кулланам», – ди активист.
Хатын-кыз инде ике тапкыр башка гуманитар йөк белән бергә мендәрләрен җибәргән.