Татарстанда 2024 елның 1 кварталы йомгаклары буенча 8 процентлы ташламалы ипотекага 12 831 гариза бирелгән. Бу 2023 елның беренче өч ае белән чагыштырганда 2,7 процентка күбрәк, дип яза РБК.
Шул ук вакытта әлеге төр кредитлауга ихтыяҗ иң күбе Ленинград өлкәсендә арткан – 146,4 процентка. 2023 елның беренче кварталында анда 3 525 гариза бирелгән булса, 2024 ел башында – 8 687 гариза.
Шулай ук Новосибирск өлкәсендә ихтыяҗ (+29,8 процент яки 7 348дән 9657 гаризага кадәр), Мәскәү өлкәсендә...