Удмуртиянең «Яңарыш» газетасында Сарапул шәһәреннән Асия Әхмәдиеваның «Сарапулның Алып батырлары» дигән язмасы чыкты.
Кытайларның бер мәкале бар: һәр озын юлның башында беренче адым тора. Бу юллар Удмуртиядә генә түгел, күрше республикаларда да Сабантуй батыры буларак танылган Тимур Кәримовка да кагыла. Ул бишенче сыйныфта укыганда көрәш белән шөгыльләнә башлый. Унсигез яше тулгач, Сабантуйларда җиңүләр яулый.
Милли бәйрәмебездә көрәшеп алган тәкәләр санын тәгаен белми дә. Инде менә 20 ел көрәшә.