Бу ялларда Казан паркларында өмәләр узачак. Катнашучылар чүп һәм конфетти җыештырачаклар, стендлар, эскәмияләр һәм урналарны юачаклар, шулай ук Комсомол күлен һәм этләр йөртү мәйданчыкларын чистартачаклар. Чараларга шәһәр Парклары һәм скверлары дирекциясе чакыра.
Иң беренче булып шимбә көнне, 20 апрельдә, Балыкчы бакчасында (фонтан янында) өмә башланып китәчәк. Җыен 9.00 сәгатькә билгеләнгән. Бер сәгатьтән активистларны Комсомол күлендәге пляжга төп керү урыны, «Казан» гаилә үзәге янындагы әзер ризык сатучы фургоннар...