Татарстанның атказанган рәссамы Илдус Мортазин Түбән Каманың иң яхшы волонтерлары турында картиналар сериясен дәвам итте. «Сакла!» дип аталган яңа эше Римма Корбановага багышланган, дип сөйләде рәссам «Татар-информ»га.
Портретны язганда волонтер рәссамга: «Маскировка челтәрләре үргәндә без барыбыз да бер үк нәрсә турында уйлыйбыз. Шул челтәрләр егетләребезнең, яклаучыларыбызның тормышын һәм сәламәтлеген саклап калыр дигән өмет белән яшибез», – дип әйткән.
Рәссам Римма Корбановага...