Кичә Казан шәһәренең Апанай мәчете мәдрәсәсендә Бөтендөнья татар яшьләре форумының фикер алышуы булды.
Икенде намазыннан соң мәдрәсәнең конференцияләр залына татар яшьләре җыелды, алар үзләренең проектлары турында сөйләде, нәтиҗәләре белән уртаклашты.
Данил Идиятуллин «Skytat»онлайн татар теле дәресләре сайты турында, Марат Галимов – «Саф» балалар радиосы, Азат Якупов – иске татар теленә өйрәнү өчен «Lisan.Tatar» сайты, Тимур Чиняев – туган ягы, Курган өлкәсенең Әлмән районының...