Саба районы Шәмәрдән участок урманчысы Илгиз Зиннәтуллин Эзмә урта мәктәбе укучыларына «Калатау» мәктәп урманчылыгы биләмәсендә «Сыерчык ояларын ничек дөрес беркетергә?» дигән ачык дәрес үткәрде. Бу хакта http://saby-rt.ru/ хәбәр итә.
«Иң мөһиме – кошлар өчен торак бакчада яки паркта җирдән 3-4 метрдан да ким булмаган биеклектә, шау-шулы шәһәрдә 8-10 метр биеклектә булырга тиеш. Ояны туры кояш нурлары төшә торган һәм җилле урыннарга куярга киңәш ителми. Оя вертикаль рәвештә, алга авышрак итеп...